news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Автомобиль йөртүче тиешле булмаган урында борылып юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан

Авариядә ике кеше зыян күргән.

Автомобиль йөртүче тиешле булмаган урында борылып юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан
шаһитлар

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда автомобиль йөртүче тиешле булмаган урында борылып юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Бу хакта «Татар-информ» га шаһитлар хәбәр итә.

Шаһитлар сүзләренчә, республиканың Актаныш районы Чурай авылы янында юл-транспорт һәлакәте кичә көндез булган.

14нче модель «Лада» машинасы йөртүчесе тиешле булмаган урында борылып, «Лада Гранта»га бәрелгән. «Гранта» юл читенә килеп төшкән.

«Гранта» машинасында булган егерме яшьлек егет һәм кыз зыян күргән. Ашыгыч ярдәм медиклары аларны хастаханәгә алып киткән», — дип белдерде юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

news_right_1
news_right_2
news_bot