Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Автомобиль хуҗасын алмаштырганда ОСАГО мәҗбүри булмау турындагы проект кабул ителде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Дәүләт Думасында транспорт чарасын теркәү өчен кирәкле документлар исемлегеннән ОСАГО полисын төшереп калдыруны тәкъдим итә торган закон проекты беренче укылыш кабул ителде. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.
«Без гомуми файдаланудагы юлларга чыксаң, ОСАГО булырга тиеш, дип саныйбыз, әмма теркәлү вакытында мәҗбүри түгел», - диде сишәмбе пленар утырышта инициатива авторы, Дәүләт Думасының Транспорт комитеты җитәкчесе Евгений Москвичев.
ОСАГО буенча электрон полисның бердәм реестры барлыкка килергә тиеш, дип өстәде ул. Закон проектының аңлатма материалларында инициатива авторлары автомобиль сатып алу транспорт чарасы хуҗасына автоны куллану һәм юл хәрәкәтендә катнашу бурычын куймавына игътибар иткән, дип яза «Татар-информ».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз