news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Автомобиль тәрәзәләрен каралтсаң, Тукай районында кулга алырга да мөмкиннәр

«Тонировкасыз Татарстан» чарасы 25 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

(Тукай районы, 21 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). 18 сентябрьдән республикада, шул исәптән районда да, «Тонировкасыз Татарстан» дигән профилактик чара башланды. Аның кысаларында район ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобильдә тәрәзәләрне каралту тиешле стандартларга туры килмәгән очракларны ачыклаячаклар, дип яза җирле басма.

Кагыйдә буенча, машинаның алгы пыяласын һәм ян-яктагы алгы тәрәзәләрен тонировкалау тыела. Бу таләпләрне үтәмәгән машина йөртүчегә беренче мәртәбә 500 сум штраф салына, икенче кат эләгү исә полиция хезмәткәренең законлы карарын үтәмәү буларак бәяләнә һәм кагыйдә бозучы 500дән 1000 сумга кадәр штрафка тартыла яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алына. «Тонировкасыз Татарстан» чарасы 25 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot