news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Автомобиль руле артына кечкенә улын утырткан хатынга 35 мең штраф салганнар

Агина Алтынбаеваны бала тәрбияләү бурычларын үтәмәгән өчен җаваплылыкка тарту мәсьәләсе дә каралачак.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Кечкенә улын руль артына утырткан Чаллыда яшәүче күп балалы ханымны 35 мең сумга штрафка тартканнар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Хатын полиция хезмәткәрләренә баланы машина белән идарә итәргә өйрәтәсе килгәнгә руль артына утыртканын аңлата. Шул ук вакытта Алтынбаева юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын төгәл аңлаган.

Алтынбаевага карата административ хокук бозулар буенча 35 мең сумлык биш беркетмә төзелде. Моннан тыш, хатын-кызны балаларны карап тоту һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тарту мәсьәләсе дә каралачак. Материаллар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә җибәреләчәк.

  • Алтынбаеваның провокацион видеороликлар «йолдызына» әверелүе беренче тапкыр гына түгел – апрель аенда хатын-кыз кулындагы сабый белән руль артында шәһәр буйлап йөргән.
  • Хатын-кыз гамәлләре белән ЮХИДИ инспекторлары, Тикшерү комитеты, шулай ук Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина кызыксынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot