news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Автомобиль йөртүчеләргә салкыннарда куркынычсызлык чаралары турында искә төшерделәр

Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә машина йөртүчеләргә 3 февральдә якынлашып килүче салкыннарда куркынычсызлык чаралары турында искә төшерделәр.

Мондый түбән температураларда озак сәяхәтләргә чыкмау яхшырак, чөнки автомобильдә аварияләр һәм кинәт ватылу ихтималы сизелерлек арта. Мәсәлән, дизель автомобильләре ягулыгы салкында катырга мөмкин.

Автомобильчеләргә аеруча сак булырга, ә юлга чыгар алдыннан машинаны җентекләп карарга киңәш ителә. Моннан тыш, җылырак киенү, үзең белән кайнар чәй һәм, мөмкинлек булса, өстәмә ягулык запасы алу яхшырак.

Элегрәк «Татар-информ» Казанда «Буран» планы 4 февральгә кадәр озайтылды дип язган иде. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, иртәгә үк температура -30 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot