news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Автомобиль йөртүчеләр өчен яңа төрле штраф барлыкка килергә мөмкин

Мәскәү шәһәре Думасы пленар утырышта федераль закон проектына автомобиль йөртүчеләр һәм байкерлар өчен 30 мең сумга кадәр яңа штраф каралган төзәтмәләр кабул итте. Бу проектны якын арада Дәүләт Думасында караячаклар. Бу хакта «Российская газета» яза.

Парламент рәисе Алексей Шапошников ачыклык керткәнчә, сүз төбәкләргә тавыш дәрәҗәсен арттырган өчен мөстәкыйль рәвештә машина йөртүчеләрне штрафка тартырга мөмкинлек бирә торган закон проекты турында бара. Бу, беренче чиратта, «ыжгыртып-үкертеп» чапкан спорт машиналарына һәм мотоциклларга кагыла.

Штрафларны тавыш исәпләгеч камералар ярдәмендә автомат режимда куярга киңәш ителә. Түләтү суммасын двигатель көченә бәйләргә тәкъдим итәләр. Автомобиль һәм байк кыйммәтрәк булган саен, йөртүчесе штрафны күбрәк түли. Минималь күләм - 5 мең, максималь - 30 мең сум.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot