news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Автомобиль инспекциясе: Татарстанда аварияләр саны кимегән, ә юлда үлүчеләр саны арткан

Татарстан Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтләре саны кимесә дә, юлда һәлак булучылар саны артуга борчыла. Бу хакта бүген Алабугада узган күчмә киңәшмәдә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Сәмигуллин сөйләде. Киңәшмә Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе, Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Хөкүмәте комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гаффаров җитәкчелегендә узды.

«Быелның алты ае йомгакларына игътибар итсәк, юл-транспорт һәлакәтләре һәм имгәнүчеләр саны кимегән, һәлак булучылар саны арткан», – дип сөйләде Айрат Сәмигуллин. Бу хәл республика автоинспекторлары өчен борчу тудыра.

Ведомство вәкиле мәгълүматлары буенча, юлдагы үлем очраклары еш кына автомобильләр бәрелешүе һәм җәяүлеләрне бәрдерү аркасында килеп чыга. Шушы төрдәге аварияләрдә үлүчеләр, һәлак булучыларның гомуми саныннан 74 проценты тәшкил итә.

Быелның беренче алты аенда автомобильләр бәрелешүе аркасына 86 кеше, ә җәяүлеләрне бәрдерүдә 22 кеше үлгән. 38 кеше автомобильләрнең юлдан читкә төшүе, юлдагы киртә-каршылыкларга бәрелүе аркасында һәлак булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100