news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда машина йөртү таныклыгын автомат рәвештә озайту гамәлдә булудан туктады

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә машина йөртү таныклыгын автомат рәвештә озайту гамәлдә булудан туктады. Хәзер ул документта күрсәтелгән датага кадәр генә гамәлдә санала, һәм әлеге дата килеп җиткәннән соң таныклык үз көчен югалта.

Машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу вакыты

Машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу вакыты ун ел тәшкил итә. Әмма COVID-19 пандемиясе вакытында РФ Хөкүмәте вакытлы чара кертте — срогы 2022 елның 1 гыйнварыннан 2025 елның 31 декабренә кадәр тәмамлана торган таныклыкларны автомат рәвештә өч елга озайту мөмкинлеге барлыкка килде.

Таныклыгы гамәлдән чыккан автомобиль белән идарә иткән өчен җаваплылык

Әгәр кеше машина йөртү таныклыгы гамәлдән чыккан транспорт чарасы белән идарә итсә, аңа 5-15 мең сум күләмендә административ штраф яный. Шул ук вакытта, документның гамәлдә булу вакыты кайчан чыгуы мөһим түгел. Әйтик, таныклык 2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлдән чыкса, штраф 2 гыйнвардан ук билгеләнергә мөмкин.

Шул ук вакытта, әгәр машина йөртүче таныклыкны алыштырган вакытка кадәр рульгә утырмаса, ә срогы чыккан документ өйдә сакланса, аңа карата бернинди санкцияләр дә кулланылмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot