news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Автокредитын түләмәгән хатын-кыз бер елга шартлы рәвештә хөкем ителгән

2016 елның июлендә хатын-кыз “Хенде” автомобиленә автокредит алган, әмма түләргә җыенмаган.

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”). Чаллыда яшәүче хатын-кыз автокредитын түләмәгән өчен бер елга шартлы рәвештә хөкем ителгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

2016 елның июлендә Чаллыда яшәүче хатын-кыз Казанда билгесез затлар белән сөйләшеп ялган документлар белән “Хенде Солярис” автомобиленә автокредит алган. Хатын-кыз түләргә сәләтле булуын күрсәтү өчен, беренче кертем буларак 6 мең сум түләгән.

Тикшерү ачыклаганча, хатын-кыз кредитны түләргә җыенмаган. Мошенниклык гамәлләре аркасында банкка 800мең сум зыян китерелгән.

Чаллыда яшәүче үз гаебен таныган. Суд мошенникка карата бер ел сынау белән бер елга шартлы рәвештә хөкем итү карарын чыгарган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100