news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Автокалада Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ 65206» электр-дизель гибридын сынап карады

Бүген Татарстан Президенты эш сәфәре белән Чаллыда

(Чаллы, 16 октябрь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Яр Чаллыда.

Башта республика башлыгы "КАМАЗ"ның фәнни-техник үзәгендә булды. Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Наил Мәһдиев, заводның генераль директоры Сергей Когогин, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, фәнни-техник үзәкнең баш конструкторы Данис Вәлиев һәм башкалар озаутында ТР Президенты тәҗрибә-сәнәгать производствосы белән танышты.

Фәнни-техник үзәктә яңа автомобиль, двигатель, махсус техника үрнәкләре эшләнә, Рөстәм Миңнеханов шуларны карады. Эш стендлары һәм лабораторияләрдә техниканың сынау үрнәкләре тикшерелә. Махсус полигоннарда авыр автомобильләрнең тәҗрибә үрнәкләре башлангыч сынау уза, дип сөйләде "КАМАЗ" ААҖнең фәнни-техник үзәге баш конструкторы Данис Вәлиев.

Рөстәм Миңнеханов фәнни-техник үзәкнең яңа эшләнмәсе - «КАМАЗ 5490» автомобилен тагын бер тапкыр карады. Шулай ук  «КАМАЗ 65206» электр-дизель гибридын сынап карады. "Бу уникаль автомобиль, аңа тиңдәшләр юк. Анда үзеңне җиңел автомобильдәге кебек хис итәсең. Аның төп өстенлекләре: беренчедән, экологик яктан чиста, икенчедән, ягулыкны янга калдыра һәм өченчедән, бу автомобиль йөртү өчен бик уңайлы", - диде ТР Президенты.

"КАМАЗ" фәнни-техник үзәге белән танышу ахырында С.П.Титов исемендәге Чаллы катыргы-кәгазь комбинатына биш яңа автомобиль ачкычы тапшырылды. "КАМАЗ" генераль директоры Сергей Когогин кулыннан ачкычларны комбинат генераль директоры Владимир Бестолков алды.              

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100