news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Автокалада бу җәйдә алкогольсез зоналар саны артыр дип көтелә

Тукай скверы, Боровецки бульвары һәм тагын ике мәйданга шундый статус биреләчәк

 (Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Чаллы шәһәрендәге культура һәм ял паркы, Азатлык мәйданы һәм Энтузиастлар бульвары алкогольсез дигән статуска ия иде. Быелгы җәйдән Тукай скверы, Боровецки бульвары һәм “Энергетик” Мәдәният йорты белән “Батыр” күңел ачу комплексы янәшәсендәге мәйданнар да шундый статусларга ия булачак, дип хәбәр итә “Челнинские известия” газетасы.
Болардан тыш, әлеге урыннарда чыбыксыз интернет та булдырылачак. Җәйге чорның үзен ачу исә 1 майга планлаштырыла. Энтузиастлар бульварында бу көнне тантаналы төстә фонтаннарны ачачаклар һәм бәйрәм концерты оештырачаклар.
Җәй буе студент советлары һәм яшьләрнең җәмәгать оешмалары әлеге зоналарда төрле социаль акцияләр оештырып торачаклар. Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галина Каширина сүзләреннән аңлашылганча, “105 Универсам” сәүдә үзәгенә урнаштырылган монитордан сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы социаль рекламалар күрсәтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot