news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Автоинспекторлардан качарга тырышкан 16 яшьлек машина йөртүче тоткарланган

Кичә иртән М7 трассасының 1004нче чакрымында автоинспекторлар 15нче модель «Лада» автомобиленә игътибар иткән.

ЮХИДИ хезмәткәрләрен күргәч, машина йөртүче борылып Алабуга ягына китеп барган.

Автоинспекторлар, утларын һәм тавыш сигналларын кабызып, аны куа киткән.

Машина йөртүче югары тизлектә куркыныч маневрлар ясый башлаган. Аны туктату өчен инспектор өч тапкыр һавага аткан. Нәтиҗәдә, машина трассадан кырга төшеп киткән.

Ачыкланганча, рульдә 16 яшьлек Алабуга кешесе булган, аның машина йөртү таныклыгы да, башка документлары да булмаган. Автомобиль үзе дә тиешенчә теркәлмәгән һәм иминиятләштерелмәгән.

Машинаны штрафстоянкага җибәргәннәр, ә яшүсмергә карата машина йөртү таныклыгы булмаган килеш рульгә утырган һәм автоинспекторларга буйсынмаган өчен беркетмәләр төзелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot