news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Автоинспекторлар яшен һәм көчле җил вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләре турында искәртте

Татарстанда якындагы тәүлектә көчле яңгыр, яшен һәм секундына 17 метр тизлектәге каты җил көтелә.

Автоинспекторлар машина йөртүчеләргә хәрәкәт тизлеген киметергә һәм алда баручы транспортка кадәр араны арттырырга, юеш юлда идарәне югалтмас өчен кискен маневрлар ясамаска, кисәк туктамаска кирәк, дип искәртә.

Томанга каршы фаралар куллану һәм юл хәрәкәтенең барлык сигналларын үтәү мөһим. Автомобильләрне куркынычсыз урыннарда калдырырга кирәк. Агачлар һәм начар ныгытылган конструкцияләр янында калдырмаска киңәш ителә.

Автомобиль йөртүчеләргә ерак юлга чыгудан тыелып тору яхшырак, дип кисәтә автоинспекторлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot