news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Автоинспекторлар Telegram-каналдагы хәбәр ярдәмендә исерек шоферны тоткарлаган

Битараф булмаган гражданнар Татарстанда Дәүләт автоинспекциясенең Telegram-каналына исерек хәлдә дип тоелган «Лада» машинасы йөртүчесе турында хәбәр җибәргән.

Берничә минуттан соң автоинспекторлар урынга килеп җитә һәм мәгълүмат раслана.

66 яшьлек кешенең исерек хәлдә булуы ачыклана. Машина йөртүче медицина тикшерүеннән баш тарткан. Аңа административ материал төзегәннәр, ә машинаны махсус стоянкага урнаштырганнар.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны эчкечелек проблемасына битараф калмаска һәм исерек шоферлар турында полициягә 112, 02 яки 8(843)5333888 телефон номерлары аша хәбәр итәргә чакыра.

Моннан тыш, мәгълүматны Татарстан районнарының «Исерек шофер турында хәбәр ит» дигән Telegram-каналларына җибәрергә мөмкин. Моның өчен мессенджерның эзләү юлында «ГИБДД» сүзен һәм тиешле районның исемен язарга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100