news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Автоинспекторлар татарстанлыларны балаларга питбайклар сатып алудан баш тартырга чакыра

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе республика халкына питбайкның балалар өчен уенчык түгел, ә үлемгә китерә ала торган куркыныч транспорт чарасы булуын искәртте.

«Без балаларның зәгыйфьләнгән язмышларын, чәлпәрәмә килгән хыялларын һәм җимерелгән гаиләләрне күрәбез. Хәрәкәтсез яткан баласына карап, төннәрен йоклый алмаган аналарны күрәбез. Баласына әлеге транспорт чарасын сатып алып биргәне өчен үз-үзен битәрләгән аталарны күрәбез», – дип хәбәр иттеләр ТР Дәүләт автоинспекциясендә.

Автоинспекторлар башка «Хәтер» бүлегендә балаларның фотосурәтләрен күрергә һәм балалар зыян күргән коточкыч юл-транспорт һәлакәтләре булган урыннарга килергә теләмәүләрен билгеләп үтә. Шул сәбәпле алар татарстанлыларны балаларга питбайклар сатып алудан баш тартырга чакыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100