news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Автоинспекторлар кыз баланы коткарган

Машинасында 13 яшьлек кызы сулый алмый башлаган ханым юл-патруль хезмәте инспекторларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Кыз баланы оператив рәвештә Казан хастаханәсенә алып барып җиткереп, автоинспекторлар аның гомерен саклап калган. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Полиция өлкән лейтенанты Айдар Мөхәммәтҗанов һәм лейтенант Павел Ведехин Казан урамнарында патрульлек иткәндә аларга «Киа» автомобилен йөртүче хатын — кыз мөрәҗәгать итә. Ул машинада 13 яшьлек кызының буыла башлаганын, сулый алмаганлыгын әйтә. Инспекторлар кызны патруль машинасына күчереп, сиренаны кабыза һәм, әнисе белән якындагы хастаханәгә илтә.

Кызның әти-әниләре инспекторларга күрсәткән ярдәмнәре өчен язма рәвештә рәхмәт сүзләре җиткергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100