news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Автоинспекторлар электр самокатында йөрү кагыйдәләрен кертергә тәкъдим итә

Юл йөрү кагыйдәләренә тәкъдим ителгән үзгәрешләр республика Дәүләт Советында тикшереләчәк.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстанның ЮХИДИ идарәсе электр самокаты һәм сегвейларга кагылышлы закон проекты әзерли. Татарстанның Баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Юл йөрү кагыйдәләренә тәкъдим ителгән үзгәрешләр республика Дәүләт Советында тикшереләчәк.

«Проблема шактый җитди. Электр самокаты белән идарә иткән кешенең ничек дип аталуы әле дә аңлашылмый. Бүгенге көндә ул җәяүлегә тиңләштерелгән. Шул ук вакытта, электр самокатының тизлеге сәгатенә 70 чакрымга җитәргә мөмкин, бу җәяүлеләр өчен куркыныч тудыра», — дип искәртте Ленар Габдрахманов.

Ул кайбер кешеләрнең машиналар юлында самокатта йөрүен әйтте, бу да бик куркыныч.

Сүз уңаеннан, соңы ярты ел эчендә республика юлларында электр самокатлары катнашында кеше үлеменә китергән юл һәлакәтләре теркәлмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100