news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Автоинспекция машина йөртүчеләрне иртәгә юлларда көчле бозлавык булачагы турында кисәтте

Татарстан автоинспекциясе машина йөртүчеләрне шимбә көнне булачак көчле бозлавык турында кисәтә.

9 ноябрьдә Татарстанда секундына 20 метр тизлеккә җитәчәк көчле җил һәм юлларда бозлавык көтелә.

Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре барлык машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен карусыз үтәргә өнди.

news_right_1
news_right_2
news_bot