news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Автоинспекция каникул алдыннан балаларга үзләрен юлда тоту кагыйдәләрен искәртергә өнди

Мәктәп укучыларының көзге каникулы алдыннан республика Дәүләт автоинспекциясе ата-аналарны үз балаларына юлда имин йөрү, аерым алганда, юл аркылы чыгу кагыйдәләре турында искә төшерергә өнди.

Юл аша чыкканда, бала барлык автомобильләрнең дә туктавына һәм аны үткәрүләренә ышанырга, һәм шуннан соң гына хәрәкәтне дәвам итәргә тиеш. Шулай ук торак йортларның ишегалларында да игътибарлы булырга кирәк.

Ата-аналар баланың өске киемендә һәм рюкзакларында яктылыкны кире кайтара торган элементлар булу турында кайгыртырга тиеш.

«Балалар өчен уңай үрнәк булыгыз, алар һәрвакыт өлкәннәргә охшарга тели», - диделәр Татарстанның Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100