Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Автоградбанк»ның 1 миллиардтан артык сумлык мөлкәтен сатуга куйганнар
«Автоградбанк» АҖ мөлкәтен сатуга чыгардылар. Кредит оешмасы 1 миллиард сумнан артык гомуми суммага объектлар сата. Барлык лотлар «Россия сатулары» агрегаторы сайтында «Банкротлык» бүлегендә чыгарылды. Банкның төп акционеры һәм президенты булып Павел Сигал тора.
Лотлар арасында банкның төп бинасы да бар. 7,5 мең «квадрат» мәйданлы объект өчен 326,6 миллион сум сорыйлар. Сүз Чаллыда Хәсән Туфан проспекты һәм Шамил Усманов урамы чатында урнашкан өч катлы бина турында бара.
Шулай ук кредит оешмасының 1,1 мең квадрат метр мәйданлы бинасы да сатуга чыгарылган. Ул Казанда Щепкин урамында урнашкан. Аның башлангыч бәясе – 109,7 миллион сум.
Моннан тыш, сайтта 60,7 миллион сумлык җир кишәрлекләре, берничә төрле бина (бәяләр диапазоны 724 мең сумнан алып 22,7 миллион сумга кадәр), автомобильләр һәм банкның башка милке тәкъдим ителгән. Объектлар ТР башкаласында, Чаллыда, Зәйдә, Алабугада һәм башка шәһәрләрдә урнашкан.
Гаризаларны 2024 елның 19 ноябреннән 2025 елның 9 гыйнварына кадәр (конкрет позициягә карап) бирергә мөмкин. Сатуларны «Россия аукцион йорты» АҖ оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз