news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Автоградбанк директорлар советы рәисенең хатыны юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган

Авария Йошкар-Ола – Яшел Үзән трассасының 66нчы чакрымында килеп чыккан.

(Чаллы, 10 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Автоградбанк директорлар советы рәисенең хатыны Эльвира Хәмидуллина юл-транспорт һәлакәтендә үлгән. Автоградбанкта әлеге мәгълүматны расладылар.

Авария 17.20 сәгатьтә Йошкар-Ола – Яшел Үзән трассасының 66нчы чакрымында килеп чыккан. «Тойота» автомобилен идарә итүче ир-ат юл аркылы чыгып барган 44 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук һәлак булган. Җиңел автомобиль йөртүчесен медицина ярдәме күрсәткәннән соң, өенә кайтарып җибәргәннәр, дип хәбәр итә Марий Эл Республикасы ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.

«Автоградбанк» АҖ коллективы директорлар советы рәисе Павел Сигалның кайгысын уртаклашкан. Эльвира Хәмидуллина да банкның директорлар советы әгъзасы булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100