Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Автоградбанк балаларны куандырды
Автоградбанк балаларны куандырды
(Казан, 29 декабрь, "Татар-информ"). "Автоградбанк" ЯАҖ Чаллының "Асылташ" Социаль-реабилитация үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен хәйрия акциясе оештырды. Авыр язмышка дучар булган һәм социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар банк ярдәмендә Яңа ел алдыннан Казанның "ЛетоSТОР" аквапаркында булды.
Автоградбанк идарәсе рәисенең урынбасары Наталья Половинко сүзләренчә, бу банк тарафыннан үткәрелә торган беренче һәм соңгы хәйрия акциясе түгел. 1996 елда идарә рәисе Венера Иванова Чаллы хакимиятенең "Алтын йөрәк" дипломына лаек булган.
Халык белән эшләүгә юнәлтелгән кредит учреждениесе буларак, без социаль яктан җаваплы, кешелекле һәм шәфкатьле булырга тиеш, - дип билгеләп үтте Наталья Половинко.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз