Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Автоэксперт: Россиядә шиномонтаж бәясе бер елда 20 процентка кыйммәтләнде
Россиядә шиномонтаж хезмәтләре бер елда уртача 20 процентка кыйммәтләнде. Бу хакта «Татар-информ»га автоэксперт Петр Баканов хәбәр итте.
«Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе буенча карасак, 16 диаметрлы тәгәрмәчле автомобильгә шиномонтаж хезмәте күрсәтү 2,5 мең сум тора. Бү иң түбән бәя», - диде агентлык әңгәмәдәше.
Ул ассызыклаганча, шиномонтаж, башка хезмәтләр кебек үк, инфляция аркасында кыйммәтләнгән.
«Хәзер ажиотаж чорында бәяләр тагын да артып китәргә мөмкин. Шулай ук ашыгыч рәвештә шиномонтаж хезмәте алырга яки билгеле бер вакытка килү турында сөйләшергә теләгән очракта кыйммәтрәк түләргә туры килергә мөмкин. Тик мин бәя бик күпкә югарырак буладыр дип уйламыйм, чөнки хәзер шиномонтаж нокталары күп. Клиент бер җиргә керә алмаса, башка урынга керә ала. Монда конкуренция зур һәм хезмәт күрсәтү бәяләре бөтен җирдә елдан-ел планлы рәвештә кыйммәтләнә», - дип йомгаклады сүзен автоэксперт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз