Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Автоэксперт Попов юл-транспорт һәлакәтен булдырмау өчен өч ысулны атады
Юл хәрәкәте вакытында иминлекне тәэмин итүнең концептуаль принциплары бар. Алар машина йөртүчегә юл хәрәкәте кагыйдәләрен начар белгән очракта да юл-транспорт һәлакәтенә юлыкмаска ярдәм итәчәк. Әлеге «алтын кагыйдәләр» турында «Татар-информ»га РФ Хөкүмәте каршындагы юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге законнар буенча эш төркеме әгъзасы Дмитрий Попов сөйләде.
Аңлашылмаган очракта куркынычсыз схема нигезендә эш итегез
«Бу принцип хәтта юл йөрү кагыйдәләрендә дә билгеле бер рәвештә ассызыкланган. Әгәр төп яки икенчел юлдан хәрәкәт итүеңне аермыйсың һәм кайсы юлның кисешә торган юл икәнен аңламыйсың икән, икенчел юлдан барам, дип кабул ит. Тигез хокуклы нигездә хәрәкәт итә торган юл да түгел, төп юл да түгел, ә икенчел. Бу иң куркынычсыз вариант», - дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.
Светофорның кызыл сигналына барганчы, яшел сигналда басып тору яхшырак
Светофорның яшел уты яна-сүнә сигнал биргәндә узып өлгерәмме-юкмы дип икеләнгәндә тәвәккәлләмәвең яхшырак.
«Светофорның яшел уты яна-сүнә сигнал биргәндә узып өлгерәмме-юкмы, дип фаразларга кирәкми. Икеләнәсең икән, димәк, өлгермим, дип уйла. Алдан барган машинаны узарга өлгерәчәгеңә 100 процентка ышанмыйсың икән, димәк, өлгермәячәксең. Икеләнә торган очракларда нәкъ менә шул якка уйларга кирәк», - дип саный автоэксперт.
Үз күзләрегез белән күргән мәгълүматка гына ышаныгыз
«Дөрес парковкаланмаган автомобиль аркасында якынлашып килүче башка машинаны күрмисең икән, син алда баручы транспорт кебек кинәт чыгарга түгел, ә акрын гына хәрәкәт итәргә тиеш», - дип киңәш итте Попов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз