news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Автоэксперт Попов: Россиягә кайткан очракта, Корея машиналарының бәяләре кимергә мөмкин

Корея автокомпанияләре, Россиягә кайткан очракта, Кытай автосәнәгатенә көндәшлек булдыру өчен машиналарына бәяләрне киметергә тиеш. «Татар-информ»га мондый фикерне РФ Хөкүмәте каршындагы юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге законнар буенча эш төркеме әгъзасы Дмитрий Попов белдерде.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Hyundai Көньяк Корея автокомпаниясе РФдә яңа товар билгеләрен теркәде.

«Корея автомобильләре Кытай машиналарына электроника ягыннан төп көндәш булып тора. Әмма Корея автокомпанияләре хәзер безнең базарга кайту өчен бәяләрен сизелерлек дәрәҗәдә киметергә яки ниндидер өстәмә сервис булдырырга тиеш. Әгәр Кытай автоҗитештерүчеләре кебек сак эш итмәсәләр, алар Кытай машиналарына җитди көндәшлек тудырырга мөмкин», - диде Попов.

Аның сүзләренчә, Кытай компанияләре хәзерге вакытта бик сак эш итә, чөнки икенчел санкцияләрдән курка.

«Шул сәбәпле алар дилерлык кысаларында күп әйберләрне гамәлгә ашырмый: мәсәлән, аларга запас частьләр озак килә, автокомпонентлар җитештерүләре ачылмый һәм башкалар. Алар «сезгә дә, безгә дә» принцибы буенча яши: акча эшлибез, әмма әллә ни артык үсмибез. Корея автокомпанияләре бу яктан караганда бәйсезрәк. Алар (Корея автоҗитештерүчеләре – Т-и. иск.) агрессиврак маркетинг сәясәтен сайлар, дип фаразлыйм», - дип сөйләде автоэксперт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100