news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Автоэксперт Попов машинаны кышка ничек әзерләргә кирәклеге турында сөйләде

Салкыннар башланыр алдыннан машина йөртүчеләргә, кышкы чорда проблемалар булмасын өчен, автомобильнең кайбер системаларын тикшерергә кирәк. Бу хакта «Татар-информ»га автоэксперт, РФ Хөкүмәте каршындагы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия әгъзасы Дмитрий Попов сөйләде.

Беренче чиратта, эксперт сүзләренчә, алгы пыяланы һәм көзгеләрне җылыту системасы, шулай ук аккумуляторларны тикшерергә кирәк.

Шулай ук ул салон фильтрын алыштырырга, алгы пыяланы органикадан чистартырга һәм салкында катмый торган сыеклык өсти башларга киңәш итә.

Моннан тыш, автоэксперт тосолның дәрәҗәсен һәм төсен тикшерергә, резина тыгызлагычларны һәм йозакларны силикон белән эшкәртергә, шулай ук барлык яктырту приборларын тикшерергә тәкъдим итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot