news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Автоэксперт Попов машиналарга бәяләр арту турында кисәтте

Утильләштерү җыемын исәпләүнең яңа схемасы кертелү сәбәпле яңа автомобильләр бераз кыйммәтләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га РФ Хөкүмәте каршындагы юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге законнар буенча эш төркеме әгъзасы Дмитрий Попов хәбәр итте.

«Әгәр утильләштерү җыемын яңа схема нигезендә исәпли башласалар, аның күләме бераз артачак. Утильләштерү җыемы арта икән, әлбәттә, бәяләр дә артачак, ләкин кайберәүләр уйлаган кадәр үк күпкә түгел», - дип саный Попов.

Автоэксперт аңлатканча, исәпләүнең яңа схемасын «тере акча» аша утильләштерү җыемы бәясен киметүче хәйләкәр сатып алучылар белән көрәшү өчен керткәннәр.

«Элек утильләштерү җыемы машина сатып алынган дәүләт территориясендә сату-алу килешүе нигезендә автомобильнең бәясеннән чыгып исәпләнә иде, хәзер исә ул машинаның уртача бәясеннән, ягъни базардагы уртача күрсәткечләрдән чыгып исәпләнәчәк. Бу чит илдә машина сатып алганда автомобиль бәясенең бер өлешен тере акча белән түләүче хәйләкәр сатып алучылардан котылу өчен эшләнгән. Әлеге хәйлә нәтиҗәсендә килешүдә кечкенә сумма күрсәтелә һәм утильләштерү җыемы күләме кими», - дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.

Попов шулай ук Россиядә автомобильләргә бәяләр инде алга таба арта алмый, дип ассызыклады.

«Бездә автомобильләргә бәяләргә артыр урын юк. Бездә болай да базар, мәсәлән, кытай машиналары белән артыгы белән тутырылган. Шуңа күрә утильләштерү җыемы сәбәпле бәяләр арткан очракта да машиналар күпкә кыйммәтләнмәячәк», - дип йомгаклады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100