Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Автоэксперт Попов машина йөртүчеләрнең кышын трассада йөргәндә төп хаталарын атады
Машина йөртүчеләр кышын трассада йөргәндә ясый торган төп хата – тизлек һәм дистанцияне сакламау. Бу хакта «Татар-информ»га автоэксперт, РФ Хөкүмәте каршындагы юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге законнар буенча эшче төркем әгъзасы Дмитрий Попов хәбәр итте.
«Тагын бер хата – машина йөртүчеләр тәгәрмәчләрнең юл өслеге белән һәрвакытта да яхшы тоташмавын исәпкә алмый. Нәтиҗәдә машина таеп китәргә, авышырга һәм читкә тайпылырга мөмкин. ABS системасы мондый ситуацияләрдә һәрвакытта да ярдәм итә алмый. Өстәвенә, әлеге система бөтен машиналарда да булмый», - диде агентлык әңгәмәдәше.
Моннан тыш, шуны да аңларга кирәк: яңгыр, томан һәм кар яуганда ераклыкны дөрес чамалап булмаска мөмкин. Башкача әйткәндә, машина йөртүчегә якындагы әйберләр ераграк булып тоела ала.
«Шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында фаралар яктысында юл шартлары башкача кабул ителә. Күп кенә машина йөртүчеләр моны исәпкә алмый», - дип йомгаклады сүзен Попов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз