Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Автоэксперт Лисовская илдән киткән брендлар Россиягә кайту-кайтмавы турында сөйләде
Хәзерге вакытта илдән киткән бренд автомобильләрен Россиягә кайтару өчен конкрет адымнар ясалмаган. Бу хакта «Татар-информ»га автоэксперт, «Лиса рулит» блогы авторы Елена Лисовская хәбәр итте.
«Болар барысы да массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан имеш-мимешләр. Брендларның берсе дә кире кайту өчен адымнар ясалган дип әйтми», - диде Лисовская.
Яониянең Toyota автоҗитештерүчесе иң зур дилерларны Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә алып чыккан, әмма анда Россиядә яңа автомобильләр сату турындагы мәсьәләләр турында фикер алышынмаган, дип хәбәр итте автоэксперт.
Аның сүзләренчә, сүз бары тик гамәлдәге һәм параллель импорт белән кертелә торган автомобильләргә сервис һәм ярдәм турында гына барган.
«Hyundai да кире кайтару өчен бернинди омтылышлар да ясалмаган дип турыдан-туры әйтәләр», - диде Лисовская.
Санкт-Петербургта Көньяк Кореянең элеккеге Hyundai заводы хәзер Россиянең AGC Automotive Group автохолдингына карый, дип йомгаклады спикер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз