news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Автоэксперт Кытай машиналарының иң проблемалы урыннарын атады

Кытай автомобильләренең иң проблемалы урыннарының берсе – электрика. Бу хакта Lenta.ru газетасына автоэксперт Михаил Мартынов сөйләде.

«Икенче ел рәттән кышын электрика өлкәсендә ватылулар еш ачыклана башлады. <...> Кагыйдә буларак, төрле датчиклар, ABS системасы ватыла, вариатор эшләми башлый», - дип сөйләде эксперт.

Эксперт шулай ук Кытай машиналарының проблемалы урыны буларак автомобильне җыю һәм металл сыйфатын атады. Шул сәбәпле, Мартынов машинаны сатып алганнан соң ук коррозиягә каршы эшкәртү үткәрергә киңәш итә.

Аның сүзләренчә, автомобильләрнең подвескасы да «йомшак урын» булып тора.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Россиядә автомобильгә техник тикшерү узу 20 процентка кыйммәтләнергә мөмкин.

Моннан тыш, юрист Магомед Янгулби сатып алынган автомобиль өчен өстәмә рәвештә түләргә туры киләчәк очраклар турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100