news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Автоэксперт карга батып калган машинаны чыгару ысуллары турында сөйләде

Автоэксперт Роман Солдатов RT белән әңгәмәдә карга батып калган автомобильне чыгару ысуллары турында сөйләде.

Белгеч аңлатканча, тәгәрмәчләр бата башлагач, кисәк газга басарга ярамый, чөнки бу хәлне тагын да катлауландыра гына. Үз эзләрең буйлап артка чигенеп чыгарга тырышырга киңәш ителә.

Икенче ысул — автомобильне «селкетеп алу». Моның өчен машинаны алга-артка әкрен генә хәрәкәтләндереп, карны тыгызларга кирәк. Әгәр бу ысул да ярдәм итмәсә, Солдатов көрәк белән машина астындагы һәм тәгәрмәчләр алдындагы карны чистартырга киңәш итә.

«Тәгәрмәчләр астына такталар, ботаклар һ.б. куеп карау да ярдәм итәргә мөмкин. Әмма монда игътибарлы булырга кирәк: машина кузгалуга, тәгәрмәчләр астына куелган әйберләр очып чыгарга мөмкин», — дип кисәтте эксперт.

news_right_1
news_right_2
news_bot