news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Автодилерлар: Россиядә мартта яңа машиналар сату бер елда ике тапкырга диярлек кими

Россиядә мартта яңа җиңел машиналар сату узган елның шул ук ае белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек кимергә мөмкин. Россия автодилерлары шулай фаразлый, дип яза РИА «Новости».

Тармак экспертлары әйтүенчә, сатулар азаюның төп сәбәбе – автокредитлауны киметү. Әмма 2025 елның феврале белән чагыштырганда мартта машиналар сату күләме тагын да ныграк кимемәячәк.

«Россия автодилерлары» ассоциациясе президенты Алексей Подщеколдин сөйләгәнчә, февральдә сатулар 25 процентка кимегән, мартта исә әлеге тренд дәвам итәчәк. Аның сүзләренчә, 2024 елның мартында дилерлар 145 меңгә якын җиңел автомобиль саткан, әмма быел мартта сату күләме агымдагы елның февраль аендагы күрсәткечкә караганда 10 процентка азрак булырга мөмкин.

Элегрәк «Автостат» хәбәр иткәнчә, 2025 елның февралендә Россиядә 78 мең яңа җиңел машина сатканнар. Подщеколдин фаразлавынча, мартта илдә 70,2 мең машина сатарга мөмкиннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100