news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авточабышчылар Брест крепостена Казан туфрагын алып китә

Алар “Камчатка – Мәскәү – Брест – Мәскәү” маршруты буенча бара

(Казан, 4 май, “Татар-информ”). Бүген Казанның Җиңү паркында үзенчәлекле чара була: Мәңгелек ут янына чәчәкләр салына, “Камчатка – Мәскәү – Брест – Мәскәү” маршруты буенча авточабышта катнашучылар Брест крепостена алып барачак гильзага Казан туфрагы шуннан салына.

“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең ТР бүлеге оештырган әлеге патриотик чара “Бөек Җиңүгә 65 ел. Истә тотабыз! Горурланабыз!” дип атала һәм илебезнең яшь буынына ата-бабадан килгән җиңү традицияләрен тапшыруны, Җиңү вакыйгасына җәмгыятьнең барлык катламнарын, бөтен буыннарын берләштерүне максат итә.

“Татар-информ” агентлыгына бу хакта бердәмроссиялеләрнең матбугат үзәге хәбәр итә.


news_right_1
news_right_2
news_bot