news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда балалар приютлары өчен 9,26 миллион сумлык ике автобус сатып алачаклар

Татарстанда балалар приютлары өчен 9,26 миллион сумлык ике автобус сатып алачаклар
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан Республикасы Сатып алулар буенча дәүләт комитеты Чүпрәле һәм Менделеевск районнарында урнашкан «Теплый дом» һәм «Камские зори» балалар һәм яшүсмерләр дәүләт социаль приютларына ике автобус алып кайту турында электрон аукцион игълан итте. Килешүнең башлангыч (максималь) бәясе - 9,26 миллион сум, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Электрон аукцион Газель Next А66rR 33 модельле автобусларны яки учреждениеләр таләпләренә тулысынча туры килә торган эквивалентны күздә тота.

Автобуслар сатып алу республиканың социаль учреждениеләре автопаркын яңарту буенча масштаблы программасына керә. 2026 елда тармакның 26 оешмасы өчен 26 автомобильне алмаштыру ниятләнә, сатып алуларның гомуми күләме 60,5 миллион сум тәшкил итәчәк. 2009-2015 елларда эшләнгән иске транспорт тулысынча тузган, бу социаль хезмәтләрне вакытында күрсәтүне кыенлаштыра.

Сатып алуны финанслау Татарстан Республикасы бюджетының ассигнованиеләрен һәм өстәмә акчаларын яңадан бүлү хисабына гамәлгә ашырылачак.

Аукционда катнашу өчен гаризалар 2026 елның 1 апреленә кадәр кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot