news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Автобуста кулын сындырган Чаллы кешесе суд аша 30 мең сум акча алган

Дәгъва гаризасында хатын-кыз 100 мең сум күрсәткән булган, суд аны өлешчә канәгатьләндергән.

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). Чаллыда яшәүче хатын-кыз автобуста барганда кулын сындырган. Шуның өчен ул “Электротранспорт” оешмасыннан суд аша 30 мең сум акча алган. Бу хакта Чаллы шәһәр суды рәсми сайтында хәбәр ителә.

Әлеге хәл шәһәрдә быел февраль аенда килеп чыккан. Тикшерү ачыклаганча, “НЕФАЗ” автобусын йөртүче шофер кисәк кенә куркыныч маневр ясаган. Ә пассажир хатын-кыз тотынып кала алмаган һәм егылып кулын сындырган.

Зыян күрүче судка мөрәҗәгать иткән. Ул “Электротранспорт” оешмасыннан(автобус аларныкы) әхлакый зыян өчен 100 мең сум күләмендә компенсация таләп иткән. 

Суд дәгъваны өлешчә канәгатьләндергән. “Электротранспорт” оешмасына зыян күрүчегә 30 мең сум түләргә тиеш була.

news_right_1
news_right_2
news_bot