news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кондукторлар битлексез пассажирлар турында полиция хезмәткәрләренә хәбәр итәчәк

Салонда битлексез пассажир булганда автобус йөртүче транспортны туктатып торырга хокуклы.

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казан автобусларында кондукторлар битлеге булмаган пассажирлар турында полиция хезмәткәрләренә хәбәр итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Хәзер кондукторлар Казан автобусларында шәхси саклану чараларын кулланмаган пассажирлар турында полиция хезмәткәрләренә хәбәр итәчәк. Салонда битлексез пассажир булганда автобус йөртүче транспортны туктатып торырга хокуклы.

Мондый карар бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе һәм республиканың пассажир ташучылар Ассоциациясе җитәкчеләре киңәшмәсендә кабул ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot