news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Автобуста балаларны сәфәргә алып бару буенча заказны ЮХИДИ сайтында рәсмиләштерергә мөмкин

Балаларны йөртүчеләргә катгый таләпләр куела.

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Хәзер автобуста балаларны сәфәргә алып бару буенча заказны ЮХИДИ сайтында рәсмиләштерергә мөмкин.

«Заказ буенча балаларны йөртүче оешмаларның гибдд.рф сайты аша рейс турында ЮХИДИгә гариза бирергә мөмкин. Моның өчен “балалар төркемен йөртүне оештыру” бүлегенә кереп форма тутырырга, автобус йөртүче турында мәгълүмат һәм маршрут юнәлешен күрсәтергә кирәк", – дип сөйләде шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе техник күзәтчелек бүлеге начальнигы Алексей Евтодьев.

ЮХИДИ көн саен балаларны автобуста йөртүче оешма гаризаларын карый, диде бүлек начальнигы.

Балаларны төнлә йөртү тыела. Тәүлекнең караңгы вакытында аэропортка яки вокзалга кадәр генә илтеп кую рөхсәт ителә. Моннан тыш, тизлек режимы сәгатенә 60 километрдан артмаска тиеш диде бүлек начальнигы.

news_right_1
news_right_2
news_bot