news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Автобусларның лицензия буенча эшләвен реестрдан карап белеп була

Бүгенге көндә Татарстанда пассажирлар йөртүче 764 оешма лицензия буенча эшли.

Автобусларның лицензия буенча эшләвен реестрдан карап белеп була

(Казан, 8 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан халкы пассажирлар йөртүче автобусларның ни дәрәҗәдә законлы эшләве турында транспорт чаралары реестрыннан карап белә ала. Бу хакта “Татар-информ”га интервьюда Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Урта Идел төбәкара дәүләт автоюллар күзәтчелеге идарәсе башлыгы Олен Ядренкин сөйләде.

“Әгәр транспорт чарасы реестрда теркәлмәгән икән, димәк, ул пассажирларны йөртү белән шөгыльләнергә тиеш түгел, законсыз эшли булып чыга. Аның хуҗасын штрафка тартырга мөмкиннәр. Реестр безнең идарәнең сайтында урнашкан, без аны даими яңартып торабыз”, - диде ул.

Аның сүзләренчә, бүген Татарстанда пассажирлар йөртүче оешмалар тарафыннан 764 лицензия алынган. Бу санның 40 проценты – оешмаларның үз хезмәткәрләрен йөртүче транспортка, 60 проценты – коммерцияле максатларга карый. Законнар үзгәргәч, транспорт хуҗалары лицензия алырга өлгерсен өчен 29 июньгә кадәр вакыт бирелгән иде”, - дип ачыклык кертте Олег Ядренкин.

Закон 1 мартта үз көченә керде, аңа кадәр республикада лицензия буенча 272 транспорт хуҗасы эшләгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100