Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Автобусларда QR-кодларны тикшерү белән бәйле рәвештә полиция башлыгы ярдәме сорала
Пассажир ташучылар хокук саклаучылардан җәмәгать транспорты хезмәткәрләрен һәм аның пассажирларын яклау алгоритмын эшләүне сорый.
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген пассажир ташучылар ассоциациясе ярдәм сорап Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохоринга мөрәҗәгать итте. Дүшәмбедән, 22 ноябрьдә, җәмәгать транспортында QR-кодсыз йөрү тыелачак. Шуңа бәйле рәвештә пассажир йөртүчеләр ведомство башлыгыннан ярдәм итүләрен сорый.
QR-кодларны тикшерү нигезендә конфликтлы хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Мондый очракларда пассажир ташучылар полиция хезмәткәрләреннән аларны чакырганнан соң тиз арада килеп җитүләрен сорый. Шулай ук Ассоциация һәр районга җаваплы затларны беркетүне сорады.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанның автотранспорт ассоциациясе рәисе Сергей Темляков, автобус пассажирлары – зыялы кешеләр, әмма QR-кодлар кертүгә барысы да төрлечә карый, дип җавап биргән. Хәтта автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләренә дә янаулар килә. Шуңа бәйле рәвештә, пассажир ташучылар хокук саклаучылардан җәмәгать транспорты хезмәткәрләрен һәм аның пассажирларын яклау алгоритмын эшләүне сорый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз