Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Автобус һәм йөк машиналары катнашында авариядән соң ике кеше хастаханәгә озатылган
Татарстанда автобус һәм йөк машиналары катнашында юл-транспорт һәлакәтеннән соң ике кеше хастаханәгә озатылган.
Исегезгә төшерәбез, авария кичә М-12 трассасының 786 нчы километрында булган. ДАИ мәгълүматлары буенча, Scania фурасын йөртүче юл читендә торган Setra автобусына бәрелгән. Setra үз чиратында каршысында торган зур йөк машинасына килеп кергән.
Һәлакәт нәтиҗәсендә автобусның 6 пассажиры, шулай ук йөк машинасы йөртүчесе җәрәхәтләнгән.
«Автобус белән юл-транспорт һәлакәтеннән соң ике пациент хастаханәгә озатылды», – дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Калган зыян күрүчеләргә урында ярдәм күрсәтелде, дип өстәделәр ведомствода.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз