news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Автобус һәлакәтендә зыян күргән хоккейчы балаларның хәле билгеле булды

Автобус һәлакәтендә зыян күргән хоккейчы балаларның хәле билгеле булды

Татарстанның Лаеш районында автобус белән булган һәлакәттән соң дүрт бала Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән. «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, пациентларның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Балалар төрле җәрәхәтләр алган: умыртка баганасы сыну, баш сөяге-ми җәрәхәте, баш мие селкенүе.

Табиблар бәяләвенчә, зыян күрүчеләрнең гомеренә куркыныч янамый, аларга барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә, әйдәп баручы белгечләр җәлеп ителгән.

Исегезгә төшерәбез, авария бүген Татарстанның Лаеш районында була. Ford Focus автомобилен йөртүче каршы як полосага чыга һәм балалар хоккей командасын алып баручы автобус белән бәрелешә. Бәрелешү нәтиҗәсендә автобус кюветка очып төшә һәм ава.

news_right_1
news_right_2
news_bot