news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Автобелгеч кышын нинди штрафка карата ризасызлык белдерүе ансатрак булуын әйтте

Кышын машина йөртүчегә, елның башка фасылларына караганда, юлда тоташ линияне кисеп чыккан өчен салынган штрафка карата ризасызлык белдерүе ансатрак, дип саный Иҗтимагый палата әгъзасы, «Автомобиль хуҗаларының хокукларын яклау комитеты» төбәкара иҗтимагый оешмасының вице-рәисе Александр Холодов. Sputnik радиосына биргән интервьюсында ул моны нинди шартларда эшләргә мөмкин икәнлеген әйтте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Гадәттә, автомат рәвештә фотовидеотеркәү чаралары, юл кар белән капланган очракта, юл билгесе таләпләрен бозуга «игътибар» итми, дип искәртте Холодов.

«Юлдагы сызыкны кар күмеп киткән очракта, камера кагыйдә бозуны терки алмый. Әгәр юлда кар ята икән, фотода кагыйдә бозу да күренмәячәк», - диде ул.

Кар күмеп киткән юлда тоташ линияне кисеп чыккан өчен штрафка тартылган машина йөртүче аның белән риза булмыйча шикаять бирә ала, дип искәртте белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100