news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Австриядә Путин булган туйда җырлаган казаклар хоры видеосы чыкты

Кадрларда Австрия Чит ил эшләре министрлыгы башлыгы белән биюче һәм алман телендә тост әйтүче Россия Президенты да күренә.

(Казан, 19 август, “Татар-информ”). Социаль челтәрдә Россия Президенты Владимир Путин катнашкан Австрия Чит ил эшләре министры Карин Кнайсль туенда чыгыш ясаган Кубань казаклары хоры видеосы чыкты. Роликны РЕН ТВ телеканалы күрсәтте.

Видеода шулай ук Австрия Чит ил эшләре министрлыгы башлыгы белән биюче һәм алман телендә тост әйтүче Россия лидеры төшерелгән. Ул шулай ук Кнайсльнең Австриядә кайчандыр беренче дусты булуын билгеләп үткән. Бу хакта РБК хәбәр итә.

Кубань казаклары хоры “Многая и благая лета!”, “Любо, братцы, любо” һәм башка җырларны башкарган. Видеода казаклар XX гасырның икенче яртысындагы Австрия җырчысы Удо Юргенса Siebzehn Jahr, blondes Haar җырын җырлыйлар.

Россия Президенты яшь өйләнешүчеләргә авыл пейзажы белән борынгы май сыккыч һәм Тула самоварын бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100