news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Австрия тышкы эшләр министры мөселманнар өчен балалар бакчаларын ябуны тәкъдим итә

Министр фикеренчә, андый балалар оешмасы мәдәни һәм тел ягыннан да аерымланган.

(Казан, 22 июнь, "Татар-информ"). Австрия тышкы эшләр министры мөселманнар өчен балалар бакчаларын ябуны тәкъдим итә. Kurier басмасы оештырган дискуссия клубы алып баручысының мөселман гаиләләреннән булган балалар өчен бакчаларны ябу кирәкме, дигән соравына Курц: "Һичшиксез. Алар кирәк түгел. Мөселман балалар бакчалары булырга тиеш түгел ", – дип җавап биргән. Бу хакта "РИА Новости" яза.

Аның фикеренчә, андый балалар оешмасы мәдәни һәм тел ягыннан да аерымланган.

Июнь башында Австрия хөкүмәте илдә мигрантларны интеграцияләү турында канунны раслаган иде. Ул шулай ук җәмәгать урыннарында хатын-кыз мөселман киемендә йөзне тулысынча каплауны, түрәләрнең, хөкемдар һәм прокурорларның башларына яулык бәйләүне һәм Коръәнне салафит аңлатуында таратуны тыя.

Моннан тыш, канун немец теле курсларын мәҗбүри үтүне билгели, үтмәгәндә эшкә урнашуда кыенлыклар туарга мөмкин. Барлык интеграцион программа казнага елына 100 миллион еврога төшәр, дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100