news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Австрия башкаласы Венадагы татар экскурсиясе "Әпипә"не бию белән тәмамланган

Экскурсиядә катнашкан башка милләт вәкилләре - болгар, казах, немецлар үзләрен Татарстан һәм татар халкына нәрсә бәйли икәнен сөйләгән.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). 13 январь көнне Австрия башкаласы Венада беренче тапкыр татар телендә экскурсия уздырылды. Бу хакта экскурсияне оештыручыларның берсе – Австриядә яшәүче Энҗе Бәйрәмова хәбәр итте.

Экскурсияне Марат Галләмов һәм Энҗе Бәйрәмова алып барган. “Барлык танылган вакыйгалар кайчан да булса беренче тапкыр уза, аннары, еллар үткәч, алар традициягә әйләнә һәм үз тарафдарларын таба. Бу шундый вакыйгаларның берсе”, - ди Энҗе.

Экскурсиядгә Австриядә яшәүче татарларны гына түгел, татар телен бөтенләй белмәгән болгар, украин, казах, рус, австрия немецларын да кызыксындырды, диде Энҗе. Әмма чара шуны күрсәткән - “Мирас” җәмгыятенең эшчәнлеге кешеләрне күптән кызыксындырган булган икән. Тематик сәяхәт аларда кызыксыну уяткан һәм аларның да анда катнашасылары килгән”, - дип аңлатты ул. Милләтләре буенча татар булмасалар да, һәрберсен татарлар белән нәрсәдер бәйли дип аңлатты ул бу күренешне.

“Кем өчендер татар сөйләме балачак хатирәләре белән бәйле. Мәсәлән, экскурсиядә катнашучыларның берсе карт әниләренең әбиләре һәм бабайларының бары тик татарча гына сөйләшүләрен хәтерләвен әйтте. Ә кемдер Россиягә студентлар алмашы программасы буенча килгән һәм чәк-чәкне тәмләп карагач, Татарстанга гашыйк булган.Аларның барысын да бер әйбер берләштерә – алар безнең Ватаннан ерак булсалар да, өйдәгечә җылы очрашуларны сагынган. Без шуны оештырдык та”.

Энҗе әйтүенчә, һава торышы да уңайлы – кояшлы булган. “Алдагы көнне генә Раштуа базарлары ачылды һәм Вена күзгә күренеп үзгәрде. Бер урамнан икенчесенә күчә барып, без 11 тарихи һәйкәл янында тукталдык, алар турында тулырак мәгълүматлар белдек.

Дизайнер Валентина безгә Fusing, Tiffany витражлары турында сөйләде. Матур фонарь (Шёнлатернгассе - Schönlaterngasse) урамына чыгып, чын василискны (әтәч, гөберле бака һәм елан гибриды) күрдек. Һәм боларның барысы белән дә танышу татар телендә булды”, - дип хәбәр итте Энҗе.

Экскурсиядә катнашучылар соңыннан квест уйнаган, анда 7:6 исәбе белән кунаклар – Германиянең Аргамак җәмгыятеннән килгән кунаклар җиңгән. Алар бу чарага махсус килгән булган.

“Экскурсияне уздыруда ярдәм иткәне өчен аеруча зур рәхмәтне Марат Галләмовка әйтәсе килә”, - диде Энҗе Бәйрәмова.

“Экскурсия азагында безнең күпмилләтле коллектив Әпипәне җырлады һәм инде символик булган “И туган тел!” җырын башкарды”, - ди Энҗе. “Венадагы экскурсияләр, Энҗе Бәйрәмованың җиңел кулы белән башланып, Австрия башкаласының даими атрибутына әйләнер”, - дигән теләктә калган экскурсиядә катнашучылар.

Австрия татарларының “Мирас” җәмгыяте рәисе Рива Җамаловна Рюдиссер Германиядән килгән кунакларны сәламли

“Экскурсияне уздыруда ярдәм иткәне өчен аеруча зур рәхмәтне Марат Галләмовка әйтәсе килә”, - диде Энҗе Бәйрәмова.

Татарлар дизайнер Валентина Затлерда кунакта

Төп фотода: Марат Галләмов һәм Энҗе Бәйрәмова экскурсиядә
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100