news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Австралиядә җырчы Зуля Камалова белән хушлаштылар

Австралиядә җырчы Зуля Камалова белән хушлаштылар
Фото: туры трансляциядән скриншот

Бүген Австралиядә 18 сентябрь көнне 55 яшендә вафат булган Татарстанның атказанган артисты Зуля Камалова белән хушлаштылар. Соңгы вакытта ул онкология авыруы белән көрәште. Хушлашу мәрәсимен әлеге сылтама аша кереп карарга була.

Хушлашу мәрәсименә Зуля Камалованың кызы Зифа, ире Эндрю, апасы Әлфия, якыннары, дуслары һәм аның иҗатын сөючеләр җыелган иде.

«Бу ышанмаслык хәл, без һаман да әле шок хәлендә. Мин Зөлфиянең безнең арада булмавын аңлыйм, әмма шундый яшь һәм матур кешенең безнең арадан китүен кабул итә алмыйм. Ул тышкы яктан гына матур түгел, ә бар яктан да матур кеше иде. Ул татар телендә җырлаучы сандугачыбыз иде. Зуля – мәхәббәт, әхлак һәм кабул итүнең гәүдәләнеше», – диде апасы.

Ул аларның һәрвакыт элемтәдә булуларын һәм бер-берсенә булышып яшәүләрен искәртте.

«Без аның белән көн саен элемтәдә идек. Мин яхшыга өметләндем, чөнки Австралиядәге медицинаны иң яхшыларның берсе, дип саный идем. Кызганыч, Астралиягә килеп җитеп, бераз вакыт аны карап торырга өлгермәдем. Мин аның үлемен кабул итәргә тырышам, ләкин һаман да шундый яшь кешенең үлемен гаделсезлек, дип саныйм», – дип, билгеләде ул үзенең чыгышында.

Музыкант, журналист Рәдиф Кашапов видеоэлемтә аша үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Ул Зуля Камалованың еракта яшәвенә карамастан, татар халкы өчен бик якын булуын билгеләде.

«Мин Зөлфия апа белән 2002 елда таныштым, без аның белән интервью ясадык. Ә 2003 елда ул Казанда беренче концертын куйды, мин татар музыкасының мондый була алуына ышанмый идем. Гомумән, 2000 еллар башында татар музыкасы эстрададан һәм бер татар рок төркеменнән генә тора иде. Аңлаешлы җырлар башкаручы, үзенчәлекле тавыш иясе булган татар ханымның сәхнәгә чыгуы миндә бик көчле тәэсир калдырды. Зөлфия апа татар музыкасына яңа сулыш алып килде һәм безгә өмет бирде», – диде ул.

Кызы Зифа һәм ире Эндрю да якын кешеләренә кагылышлы истәлекләр белән бүлешеп, аңа рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

«Yummy music» лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров Зуля Камалованың иҗаты яшь буын музыкантлар өчен озак еллар дәвамында илһам чыганагы булачагын әйтте.

«Беренче тапкыр Зуля Камалованың җырлавын ишеткәч, мин моның яңа форма гына түгел, ә иҗатка бөтенләй яңа караш икәнен тойдым. Бу безнең буын кешеләренә бигрәк тә җитмәгән бик кыю, ихлас, намуслы музыка иде. Күп кенә коллегаларым әйтүенчә, нәкъ менә Зуля аларны заманча татар музыкасын уйнарга рухландырган. Аның музыкасы әле тагын бик күп яшь музыкантларны илһамландырачак», – дип, сөйләде ул.

Соңыннан Зуля Камалова башкаруындагы «Ай, былбылым» җыры астында аның бала чагынннан башлап хәзерге көннәргә кадәр булган фотолары күрсәтелде.

  • Зуля Камалова – Австралиядә яшәп иҗат иткән, Татарстанның атказанган артисты. Аның чын исеме – Зөлфия Нәҗип кызы Камалова. 1969 елның 8 августында Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә туган. Пермь университетында чит телләр бүлегендә укый, студент чагында Калифорниягә китә һәм Австралия кешесенә кияүгә чыгып, ире янына күченә.
  • Рус, француз, чегән, португал, инглиз телләрендә җырлар яздыра. 2001 елда Австралиядә «Ел хатын-кыз җырчысы » номинциясендә җиңә. 2007 елгы альбомында татар җырлары да була, Австралиядә премиягә лаек дип табыла. Бу альбом 16 атна буе Европа музыкаль чатларында беренче унлыкта була, Зуля Камаловага кадәр бер генә Австралия башкаручысының да мондый күрсәткечкә ирешкәне булмый. 2019 елда Казанга кайтып, Камал театрында үзенең зур концертын куйган иде.
  • Яман шеш белән көрәшүче Зуля Камалованың апасы: «Сеңлем яшәргә тели»

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100