news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Австралиядә яшәүче Финзия Газизова «Австралиядә татар кызы» дигән китап язарга хыяллана

«Материаллар бик күп һәм кызыклы. Мондагы яшәеш хакында күбрәк язасым килә», - диде журналист.

Австралиядә яшәүче Финзия Газизова «Австралиядә татар кызы» дигән китап язарга хыяллана
Рамил Гали

Австралиядә яшәүче журналист Финзия Газизова «Австралиядә татар кызы» дигән китап язарга ниятләве турында сөйләде.

«Материаллар бик күп һәм кызыклы. Гомумән, мин – татар кызын Австралия иле һәм анда яшәүче татарларның каршы алуларын һ.б. вакыйгаларны махсус көндәлеккә туплап барам. Мондагы яшәеш хакында күбрәк язасым килә», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Аның фикеренчә, телне, милләтне саклау – һәр кешенең үз бурычы. «Гаиләдә татар мохите булса, милләт сакланып кала. Татар телендә сөйләшмисең икән, балаң чит тел мохитендә үсәчәк. Балалар «губка» кебек – барысын да сеңдереп ала», - диде ул.

«Австралиядә ике бала әнисе Зөһрә Садрыйны беләм. Элек ул һәр ял көне кечкенә татар гаиләләрендә туган балалар өчен паркта татар теле дәресләре үткәреп йөрде. Инглиз китапларын татарчага тәрҗемә итә иде. Тәрҗемә иткән китапларын гает бәйрәме саен безгә өләште. Зөһрә кебек кешеләр булганда тел саклана әле», - диде Финзия Газизова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100