Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Австралиядә биш еллык тәнәфестән соң төрки халыклар Нәүрүз фестивале оештырган
Австралиянең Аделаида шәһәрендә яшәүче төрки милләтләр – уйгырлар җәмгыяте, татар-башкорт ассоциациясе Нәүрүз фестивален үткәргән.
«Нәүрүз фестивале моңа кадәр биш ел элек үткәрелгән иде, шуннан соң тәнәфес булды. Быелгы фестивальдә кунаклар арасында депутатлар, җирле мәхәлләләрнең рәисләре дә килеп катнашты. Татар, башкортлардан тыш, казахлар, руслар, үзбәкләр бик актив булды. Арада кайбер рус ханымнары махсус Нәүрүзгә дип, казахча һәм татарча җырлар әзерләгән иде. Нәүрүз пылавына халык шулкадәр сусаган иде ки, тиз арада сатылып та бетте. Төрки халыклар белгән ярышлар булды, бау тартышта өлкәннәр белән балалар да бик теләп катнашты», – диде «Татар-информ»га Австралиядә яшәүче журналист Финзия Газизова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз