news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зуля Камалованың Казанда һәм Мәскәүдә концертлары көтелә

"Концертларда минем белән бергә Эндрю Таннер, Андрей Сидоров, Геннадий Лаврентьев һәм, әлбәттә, Мубай уйнаячак,” – дип белдерде җырчы.

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”, Мәрьям Насыйрова). 6нчы октябрь көнне Казанның “Соль” барында Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зуля (Зөлфия) Камалованың концерты булачак. 11 нче октябрьдә Зуля Мәскәүнең “Казан” чәй-барында чыгыш ясарга уйлый. Бу хакта ул социаль челтәрдә язып чыккан.

Зуля Камалова “Татар-информ” хәбәрчесенә концерт программасының тыңлаучылар яратып өлгергән җырлардан төзеләчәген әйтте. “Бу сәфәр асылда әти-әнине күреп кайту белән бәйле. Концертларны исә соңгы моментта гына, минем иҗатым белән кызыксынучылар үтенече буенча оештырырга булдык. Казанда концертлар инде өч елга якын куелмады. Минем “Сөю һәм гыйлем турында” дигән яңа альбомым чыкты. Ләкин аны концертта башкару өчен Австралиядә эшләүче төркемем дә кирәк. Кызганыч, бу юлы Эндрю Таннердан башкалар килә алмый. Концертларда минем белән бергә Андрей Сидоров, Геннадий Лаврентьев һәм, әлбәттә, минем яраткан кунагым Мубай уйнаячак,” – дип белдерде ул.

Белешмә. Зуля (Зөлфия) Камалова 1970 елда Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә туган. 1991 елда Пермь университетының чит телләр факультетын тәмамлап, студентлар алмашу программасы буенча Калифорниягә (АКШ) китә. Анда Австралия егете Эндрю Таннерга кияүгә чыга һәм аның белән бергә Австралиягә күчеп китә. Зифа исемле кызы бар.

Австралиядә Зуля Zulya and The Children of the Underground дип аталган музыка төркемен булдыра. 1997 елда рус, чегән, француз, португал, испан, инглиз телләрендә башкарылган җырлары кергән беренче альбомын яздыра.

2007 елда яздырылган «3 Nights» альбомы Австралия тавыш яздыру сәнәгате берлеге премиясенә (Австралия «Грэмми»е) лаек була. Монда татар, рус, инглиз телләрендә башкарылган җырлары тупланган. 2008 елда Зуля Казанда үткән "Сотворение мира" халыкара музыка фестивалендә чыгыш ясады.

Зуля Камалова - Татарстанның атказанган артисткасы.

Иҗатында татар мотивлары, джаз элементлары, француз шансоны, популяр музыка, фолк, этностиль кушылмасын кулланучы Зуля Камалованың татар дөньясында биләгән урынын билгеләү максатыннан, "Татар-информ" хәбәрчесе татар альтерантив музыкасы вәкиле, ул юнәлештә иҗат итүче җырчылар һәм төркемнәр продюсеры Ильяс Гафаров белән элемтәгә керде.  “Ул чит илдә беренчеләрдән булып татар телендә заманча музыка иҗат итә башлаган татар музыканты. Аның татар телле альбомы күп кенә премияләргә лаек булган. Бары тик шуннан соң гына аның турында хәбәр Татарстанга килеп җитә. Шактый вакыт үтүгә карамастан, аның 90нчы, 2000нче елларда яздырылган альбомнары әле хәзер дә үз сыйфатын югалтмаган. Алар музыкаль осталыкның иң яхшы мисалы булып тора. Аның иҗаты хәзерге күп кенә татар музыкантлары өчен үрнәк,” – диде Ильяс Гафаров. 

Ильяс Гафаров сүзләренә караганда, Зуля Камалова татар музыкасында башланган музыкаль революциягә дә этәргеч биргән. “Хәзерге заманча музыкантлар аның язмаларын ишетеп “шул рәвешле да иҗат итәргә була икән” дип уйлаганнардыр. Һәм үзләре дә, курыкмыйча, татар музыкасына ниндидер яңалык кертә башладылар. Бу процесста аның роле бик зур, хәтта беренчел дип тә әйтергә була.

Шулай ук, продюсер фикеренчә, Зуля Австралия музыкантлары һәм үзенең югары зәвыгы ярдәмендә үзенчәлекле стиль барлыкка китерә алган. Ул беренчеләрдән булып заманча татар музыкасын чит телле аудитория арасында популярлаштырган музыкант. Аның иҗатын руслар да, алманнар да, австралиялеләр дә яратып тыңлый. Алар телгә игътибар итмичә, аның яңгырашын, сыйфатын тиешле дәрәҗәдә бәяли.

"Зуля Камалова Татарстанга килгән саен мөмкин кадәр күбрәк татарча җырлар тәкъдим итәргә тырыша,” – дип белдерде Ильяс Гафаров.

("Очабыз". Зуля Камалова. Клип режиссеры - Илшат Рәхимбай).

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100