news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Австралиядә Сабан туен бәйрәм итәчәкләр

Бәйрәмне оештыручылар традицион бәйгеләр һәм тәм-томнар әзерләгән.

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”). Аделаидада (Австралия) 15 апрельдә Сабан туе була. Бу хакта Австралиянең SBS телеканалы хәбәр итә.

Бәйрәмне оештыручылар традицион бәйгеләр һәм тәм-томнар әзерләгән. Бәйрәмдә капчык белән сугышу, аркан тарту булачак, өстәлләр милли ризыклар белән бизәләчәк.

Сабан туена Австралия татарлары диаспорасы вәкилләре теләге булган һәркемне чакыра.

Бәйрәм алдыннан, 13 апрельдә, тамашачылар Татарстанның атказанган артистлары Наил Сәгъдиев, Айдар Сөләйман катнашында концерт карый алачак. Айдар Сөләйман - күпсанлы халыкара бәйгеләр лауреаты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot